Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җирле үзидарә органнары белән “Кодекс” мәгълүмат системасының төбәк законнары аналитигы автоматлаштырылган мәгълүмат системасын куллану практикасы”темасы буенча видео-конференц-элемтә режимында киңәшмә үткәрде.
Чарада ТР Прокуратурасының федераль законнар үтәлешен күзәтү идарәсенең норматив хокукый актларның законлылыгына күзәтчелек бүлеге башлыгы Алмаз Вәлиәхмәтов, башкарма сәркатип урынбасары - “Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы” ассоциациясенең юридик идарәсе башлыгы Сергей Столяров катнашты.
Җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы урынбасары Ралия Рәкыйпова җирле үзидарә органнары тарафыннан “Төбәк законнары аналитигы” АМС куллану мәсьәләләре буенча агымдагы елның гыйнвар - февраль айларында башкарылган эшкә йомгак ясады.
Чара йомгаклары буенча җаваплы затларга “Кодекс” мәгълүмат системасын нормалар иҗат итүдә куллану мәсьәләләре буенча киңәшләр бирелде.