Министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре өчен “Җирле үзидарә органнарының норма чыгару эшчәнлеге. Закон чыгару инициативасы. Муниципаль берәмлек уставы” темасына видео-конференц-элемтә режимында чара уздырды.
Анда Татарстан Республикасы Прокуратурасының норматив хокукый актларының законлылыгына күзәтчелек итү бүлеге башлыгы Алмаз Вәлиәхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты Хокук идарәсенең конституциячел законнар бүлеге баш киңәшчесе Виктория Сагадеева, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең муниципаль берәмлекләр уставларын теркәү һәм региональ законнар бүлеге башлыгы Рифат Рәхимов, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә өлкәсендә норматив хокукый эш һәм муниципаль регистр алып бару бүлеге башлыгы урынбасары Ралия Рәкыйпова катнаштылар.
Семинарда норматив хокукый актларның законлылыгына прокурор күзәтчелегенә, муниципаль берәмлекләрнең чикләрен үзгәртү мәсьәләсе буенча закон чыгару инициативасын рәсмиләштерүгә кагылышлы мәсьәләләр, шулай ук муниципаль берәмлекләр уставларын һәм муниципаль хокукый актларны теркәүнең актуаль мәсьәләләре каралды.