Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советы утырышында катнашты. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узды.
Юстиция министры 2021 елда закон үтәлеше турындагы доклад белән чыгыш ясады. Дәүләт телләре турындагы законнар мониторингы башкарма органнар һәм җирле үзидарә органнары җитәкчеләре тарафыннан бирелә торган белешмәләр нигезендә башкарыла.
2021 ел Туган телләр елы билгесе астында узды һәм аның нәтиҗәләре буенча тугыз күрсәткеч буенча, җирле үзидарә органнары тарафыннан – бишәр күрсәткеч буенча планлы күрсәткечләргә ирешелде.
«Орфография һәм пунктуация кагыйдәләрен үтәү, татар һәм рус телләрендәге элмә такталарының тәңгәллеге турындагы мәсьәлә кискен кала. Текстларның ялгыш вариантларын куллану һәм билгеләү очраклары бар», - дип билгеләп үтте Рөстәм Заһидуллин.
Утырыш эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, шулай ук муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашты.