Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары белән гомуми мәсьәләләр буенча семинар-киңәшмә

2022 елның 6 апреле, чәршәмбе

Юстиция министрлыгында юстиция министры Рөстәм Заһидуллин җитәкчелегендә республиканың җәмәгать судьялары белән суд участоклары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды.

Семинар-киңәшмәне юстиция министры республиканың барлык районнары вәкилләрен сәламләү сүзе белән ачып җибәрде.

Төп доклад белән министр урынбасары Надежда Рагозина чыгыш ясады, Министрлыкның Татарстан җәмәгать судьялары эшчәнлеген матди-техник һәм оештыру-хокукый тәэмин итү буенча алып барыла торган эше турында сөйләде.

Министр урынбасары хәбәр иткәнчә, программа кысаларында 2022 елда Азнакай һәм Мамадыш шәһәрләре җәмәгать судьяларының суд участокларының ике бинасында ремонт эшләре алып барыла. Казанда урнашкан җәмәгать судьялары суд участоклары биналарының гомумтөзелеш эшләрен тәмамлау планлаштырыла.

Чара барышында шулай ук Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе урынбасары Эдуард Каминский чыгыш ясады, ул Татарстан җәмәгать судьялары эшчәнлегендә очрый торган актуаль мәсьәләләр турында сөйләде. Эдуард Станиславович үз чыгышында республиканың җәмәгать юстициясе эшчәнлеге өчен тиешле шартлар тудыру өлешендә уртак эшнең нәтиҗәлелеген билгеләп үтте.

Начальник отдела организационно-правового обеспечения деятельности мировых судей Ксения Марточкина в своем выступлении рассказала что, Министерством продолжена работа по оказанию методической и практической помощи работникам аппаратов по ведению судебного делопроизводства и работы архива с выездом на судебные участки.

Җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы Ксения Марточкина үз чыгышында Министрлык тарафыннан суд эшләрен алып бару һәм архив эше буенча аппарат хезмәткәрләренә методик һәм практик ярдәм күрсәтү эше дәвам иттерелүе турында сөйләде.

«2022 елның 1 кварталында Кама Тамагы, Питрәч, Алабуга суд районнарының суд участокларында күчмә тикшерүләр үткәрелде. Гомумән алганда, күрсәтелгән суд районнарында эш башкару уңай бәяләнә. Апрель ахырында Алексеевск суд районына, майда – Авиатөзелеш районына бару планлаштырыла", - дип өстәде Ксения Марточкина.

Соңыннан киңәшмәдә катнашучылар,  традиция буенча, Татарстан Юстиция министрлыгы музеенда булдылар. Музей турында тулырак  https://vk.com/minjustrt?w=wall-185284367_296 сылтама буенча белергә мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International