Татарстанда вакытлыча күчүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү

2022 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Россия Юстиция министрлыгының Татарстан буенча идарәсе, Адвокатлар палатасы һәм «Россия юристлары ассоциясе» Татарстан бүлекчәсе белән берлектә, Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан, шулай ук Украинадан килгән качакларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне дәвам итә.

 ДХР, ЛХР һәм Украина халкын юридик мәсьәләләр буенча түләүсез кабул итү вакытлыча урнаштыру пунктларында, шул исәптән түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өчен мобиль пункттан файдаланып үткәрелә.

Кабул итүнең беренче көннәрендә  127 мәсьәлә буенча  88 гражданга консультация бирелде. Аеруча «качак» статусын алу, Россия Федерациясе гражданлыгы алу, пенсия белән тәэмин итү һәм эшкә урнашу турында сораулар күп булды.

«Бүгенге көндә мәҗбүри күченүчеләргә хокукый ярдәм күрсәтү бик мөһим. Без юридик ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ярдәм итүдән читтә кала алмадык. Кеше хокукларын яклау - дәүләтнең төп бурычларыннан берсе», - дип билгеләп үтте Татарстан юстиция министры Рөстәм Заһидуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International