12 нче эшче төркемнең күчмә утырышы

2022 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Казан шәһәренең Совет районы суды мәйданчыгында юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов катнашында 12 нче эшче төркемнең күчмә утырышы узды.

Утырыш кысаларында идарә башлыгы урынбасары -Татарстан Республикасы Югары Суды каршындагы Суд департаменты идарәсенең капиталь төзелеш, биналарны эксплуатацияләү һәм күчемсез милек белән идарә итү бүлеге башлыгы Радик Хәлиуллин эшче төркем катнашучылары өчен Совет районы судының яңа бинасы буенча экскурсия үткәрде.

Суд 4 функциональ зонага бүленгән: килүчеләр, суд аппараты хезмәткәрләре, конвой һәм хөкем ителүчеләр өчен. Кабинетлар заманча технологияләр белән җиһазландырылган, эшләрне электрон сканерлау, суд утырышлары аудиопротоколларының авторасшифровкасы бар.

VIII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены  Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиев җитәкчелегендә бинаны караганнан соң, эшче төркем әгъзалары тарафыннан түбәндәге мәсьәләләр каралды:

- 1000 урынга исәпләнгән тикшерү изоляторы һәм төзәтү үзәкләренең тиз төзелә торган участоклары төзү;

 - дәүләт, федераль максатчан программалар буенча, шулай ук 2022 елда бүтән керемнәр һәм 2023 – 2025 елларга гариза бирү эше кысаларында финанслау тәртибен раслау турында;

- 12 нче эшче төркем эшчәнлеге юнәлешләре буенча закон чыгару инициативаларын алга этәрү.

 Йомгаклау сүзендә Дәүләт Думасы депутаты Совет районы суды рәисенә һәм Суд департаментының Татарстан идарәсе җитәкчелегенә кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерде һәм барлык судьялар коллективына уңайлы шартларда нәтиҗәле эш теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International