2022 елның 11-14 апрелендә Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә “Муниципаль органны юридик тәэмин итү” программасы буенча Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү курслары узды.
Программа үз эченә муниципаль органнарда юридик хезмәтне оештыру, аларның эшчәнлеген юридик тәэмин итү, норматив хокукый актлар проектларына хокукый һәм коррупциягә каршы экспертиза үткәрү, шулай ук мондый проектларны әзерләгәндә юридик техника кагыйдәләрен куллану мәсьәләләренә багышланган лекцияләр курсын алды.
Программа кысаларында муниципаль хезмәткәрләр алдында лекцияләр белән министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов, җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Ралия Гарифуллина, хокукый экспертиза һәм нормалар иҗат итү эшчәнлеге бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Лилия Мурадымова чыгыш ясадылар.
Мөхәррәм Ибәтов тыңлаучылар әзерләгән дәресләр темасы буенча проект эшләрен бәяләүдә катнашты, шулай ук тыңлаучыларга квалификация күтәрү турында таныклыклар тапшырды.