Министрлык хезмәткәрләре Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләренең Сарман муниципаль районы җирле үзидарә органнары тарафыннан үтәлешен өйрәнү буенча күчмә чара үткәрделәр.
Күчмә чара барышында административ комиссияләр төзү һәм аларның эшчәнлеген оештыру, административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген билгеләү мәсьәләләре каралды, шулай ук муниципаль районга керүче авыл җирлекләреннән Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару өчен кирәкле мәгълүмат җыю эшен оештыру өйрәнелде.
Сарман муниципаль районының юридик хезмәте хезмәткәрләренә “2014 – 2024 елларга Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасы чараларын үтәү мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм күрсәтелде.
Җирле үзидарә органнарының җаваплы затлары белән проблемалы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, дәүләт вәкаләтләрен башкарганда эшнең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында тәкъдимнәр бирелде.