Татарстан Республикасы Алексеевск суд районы буенча 1 нче суд участогында эш башкарылуын һәм архив эшен тикшерү

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы район (шәһәр) судлары, җәмәгать судьялары участоклары эшчәнлеген өйрәнүнең расланган планы нигезендә җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Алексеевск суд районы буенча 1 нче суд участогында эш башкарылуын һәм архив эшен тикшерү үткәрелде һәм практик ярдәм күрсәтелде.

Суд участогында суд эшчәнлеге, архив эше алып барылышы тикшерелде, штрафларны администрацияләгәндә, шулай ук «Җәмәгать судьялары» программа комплексында эшләү буенча барлыкка килгән мәсьәләләр өйрәнелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча белешмә җәмәгать судьясына һәм район суды рәисенә җибәреләчәк.

Киләсе сәфәр 16 майдан 20 майга кадәр Казан шәһәренең Авиатөзелеш суд районы буенча суд участокларына планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International