Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов «Кодекс» мәгълүмат системасының «Төбәк законнары аналитигы» автоматлаштырылган мәгълүмат системасын куллану практикасы» темасы буенча башкарма хакимият һәм җирле үзидарә органнары белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә үткәрде.
Чарада Татарстан Республикасы прокуратурасының федераль законнар үтәлешен күзәтү идарәсенең норматив хокукый актларның законлылыгына күзәтчелек бүлеге башлыгы Дмитрий Белянин, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең башкарма секретаре урынбасары – юридик идарә башлыгы Сергей Столяров, «Кодекс» мәгълүмати компаниясе» АҖ «Төбәк законнары аналитигы» проекты җитәкчесе Александр Старобинец катнашты.
Җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Ралия Гарифуллина җирле үзидарә органнарының агымдагы елның 3 аенда «Төбәк законнары аналитигы» АМС эшенә йомгак ясады.
Мөхәррәм Ибәтов актларда «Кодекс» АИС тарафыннан ачыкланган җитешсезлекләрнең бетерелүенә анализ ясады.
Кире элемтә режимында Казан шәһәре муниципаль берәмлеге, Ютазы, Тукай, Чирмешән һәм Алексеевск районнары вәкилләренең хисаплары тыңланды.
Чара йомгаклары буенча җаваплы затларга норма иҗат итүдә «Кодекс» мәгълүмат системасын куллану мәсьәләләре буенча киңәшләр бирелде.