Бөек Ватан сугышы ветераннарына, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү оештырылды. Чара Казан шәһәре, Копылов ур., 2А йорт (Казан шәһәре МБУК “В.И. Ленин исемендәге мәдәният йорты”) адресы буенча узды.

“Безнең республика халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү - Юстиция министрлыгы алдында торган иң мөһим бурычларның берсе. Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көннәрен үткәрү күркәм традициягә әверелде. Кагыйдә буларак, без мондый чараларны истәлекле, әһәмиятле даталар -Халыкара өлкәннәр көне, Инвалидлар көне алдыннан оештырырга тырышабыз. Шулай итеп, бүгенге чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган", - дип хәбәр итте ТР юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов.

 Ветераннарны борчыган күп кенә сораулар мирас, җир һәм торак законнары, социаль һәм пенсия белән тәэмин итүгә кагылышлы иде.

Казанда яшәүче бер ханым адвокатка җир характерындагы сорау белән мөрәҗәгать итте. Инна Петровна (исеме һәм атасының исеме үзгәртелгән)  участогына керү юллары булмау проблемасы белән очрашкан, чөнки ул 4 яктан күрше бакча участоклары белән уратылган. Кабул итү барышында проблеманы хәл итүнең мөмкин вариантлары турында фикер алыштылар. Аерым алганда, алга таба судка, йә дәүләт органына тапшыру өчен документлар әзерләү кирәк.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы әлеге чараны үткәрүдә федераль һәм республика хакимият органнарына, адвокатлар һәм нотариат органнарына, шулай ук В.И. Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексы җитәкчелегенә актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International