Актаныш муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләре башлыкларын видео аша кабул итү үткәрелде

2022 елның 29 апреле, җомга

Бүген министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә Актаныш муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләре башлыклары өчен чираттагы видео-кабул итү булды.

Чарада җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм тикшереп тору мәсьәләләре бүлеге башлыгы Гөлнара Касыймова, җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Ралия Гарифуллина һәм җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм күрсәтү бүлегенең әйдәп баручы советнигы Альберт Камалетдинов катнашты.

 Видео аша кабул итү кысаларында министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов катнашучыларга җирле үзидарә турындагы законнардагы иң мөһим үзгәрешләр турында мәгълүмат бирде, муниципалитетлар практикасында барлыкка килә торган актуаль мәсьәләләрне карады. Видео аша кабул итүдә катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм тулы мәгълүмат алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International