5 майда Казан шәһәренең административ комиссиясе мәйданчыгында Буа, Кукмара, Спас муниципаль районнарының административ комиссияләре җаваплы секретарьларының чираттагы стажировкасы узды. Шулай ук махсус техник чаралар ярдәмендә ачыкланган хокук бозулар өчен җаваплылыкка тарту буенча Чаллы шәһәренең административ комиссиясе белән тәҗрибә уртаклашу булды.
Казан шәһәре Башкарма комитетының административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы урынбасары Наил Биктаһиров административ хокук бозулар турында төзелгән беркетмәләрнең сыйфаты, административ материалларны карау үзенчәлекләре, хокук бозучыларга җәза билгеләү турында карарлар җибәрү, административ комиссия карарларын үтәүне контрольдә тоту турында аңлатты.
Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкиле Әлфия Сәгъдиева административ штрафларны түләтүне оештыру турында аңлатты.
Стажерлар Казан шәһәренең административ комиссиясе эше белән таныштылар, утырышта күзәтүчеләр сыйфатында катнаштылар, эшләрне рәсмиләштерү һәм формалаштыру тәртибен өйрәнделәр. Стажировка ахырында “түгәрәк өстәл” үткәрелде, анда стажерлар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.