Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру эшенә йомгак ясау

2022 елның 6 мае, җомга

6 майда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов рәислегендә җирле үзидарә органнары тарафыннан 2022 елның 1 кварталындагы эш йомгаклары буенча  Татарстан Республикасының тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча видео-конференц-элемтә режимында киңәшмә узды.

Чарада муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының административ комиссияләре эшчәнлеген оештыру өчен җаваплы вәкилләре, административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә вәкаләтле вазыйфаи затлар, суд приставлары катнашты.

 Киңәшмә барышында Министрлыкның җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм тикшереп тору мәсьәләләре бүлеге башлыгы Гөлнара Касыймова административ комиссияләр һәм вәкаләтле вазыйфаи затлар эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләде.

 Мәҗбүри тәртиптә штрафларны түләттерү турында мәгълүмат белән Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең башкарма җитештерүне оештыру бүлеге башлыгы Альберт Ибәтуллин чыгыш ясады.

Штрафларны түләттерү буенча күрсәткечләр турында фикер алышканда Казан шәһәре, Бөгелмә һәм Лаеш районнары  административ комиссияләре вәкилләре тыңланды.

Ахырда киңәшмәдә катнашучылар алдына, административ штрафлар буенча бурычларны киметү максатыннан, суд приставлары белән уртак эшне оештыру буенча бурычлар куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International