Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе эшче төркеменең районга чыгуы

2022 елның 16 мае, дүшәмбе

2022 елның 11-13 маенда Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме тарафыннан Зеленодольск районында хокук бозуларны профилактикалау субъектлары эшчәнлеген оештыру, шул исәптән “2014-2025 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору” дәүләт программасы үтәлеше өйрәнелде.

Эш нәтиҗәләре буенча юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов, Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Ганиев рәислегендә, Зеленодольск шәһәре прокуроры ярдәмчесе Екатерина Крекова, Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлеге башлыгы Айрат Ханбиков һәм районның профилактика субъектлары вәкилләре катнашында киңәшмә узды. Киңәшмәдә өч ел эчендә булган тикшерүләрнең башлангыч нәтиҗәләре һәм хокук бозуларны профилактикалау эшен оештыруның торышы турында сөйләделәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International