В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты студентлары белән очрашу

2022 елның 18 мае, чәршәмбе

В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетында 2-3 курс студентлары юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина белән очраштылар.

Министр урынбасары студентларга формаль булмаган шартларда Министрлык эше, дәүләт хезмәтенең принциплары һәм өстенлекләре турында сөйләде һәм дәүләт хезмәтенә ничек керергә кирәклеген җентекләп аңлатты.

“Без дәүләт хезмәткәре, аның эш урыны турында сөйләштек, әмма анда ничек эләгергә соң? Моның өчен билгеле бер механизм бар, һәм ул бар кеше өчен дә актуаль диярлек. Министрлыкка эшләргә килү өчен, кадрлар резервына кертелү өчен конкурста катнашырга кирәк. Конкурста катнашканда тәҗрибәле һәм тәҗрибәсез кешеләргә бүленеш юк. Яшенә һәм тәҗрибәсенә карамастан, һәркемнең кадрлар исемлегенә эләгү өчен тигез мөмкинлекләре бар”, - дип белдерде Надежда Рагозина.

 Дәүләт граждан хезмәтенә керү турындагы мәгълүмат белән сез ТР Юстиция министрлыгының рәсми сайтында “Эшчәнлек” бүлегенең “Кадрлар сәясәте” бүлекчәсендә таныша аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International