Р.И. Заһидуллин РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе каршындагы Координация советы утырышында чыгыш ясады

2022 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин совет әгъзалары һәм чакырылган затлар катнашында узган Координация советы утырышында катнашты.

Координация советының темасы - “Татарстан Республикасында түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең актуаль мәсьәләләре” темасына багышланган утырыш булды, доклад бедән министр чыгыш ясады.

Әлеге тема буенча чыгыш барышында ул республика халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өлкәсендә Юстиция министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган төп проектлар турында сөйләде.

Мәсәлән, министр хәбәр иткәнчә, Украина, ДНР һәм ЛНР территорияләреннән китәргә мәҗбүр булган затларга юридик ярдәм күрсәтү максатларында, 2022 елның 4 мартында ведомствоара консультация төркеме оештырылды.

“Башта республикага килгән һәм вакытлыча урнаштыру пунктларында булган гражданнарны кабул итү көн саен үткәрелде. Бүгенге көндә бу эш атна саен башкарыла”.

Рөстәм Заһидуллин шулай ук 2022 елның февралендә Түләүсез юридик ярдәм турында Татарстан Республикасы Законына дәүләт юридик бюросын булдыру мөмкинлеген күздә тоткан үзгәрешләр кертелүен билгеләп үтте.

“Бюроны Казан шәһәрендә, Саба районының Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәдә бүлекчә белән булдыру тәкъдим ителә. Әлеге проектны агымдагы елда дәүләт хакимияте органнары бюролары, юридик клиникалар, адвокатлар, нотариуслар һ.б. җәлеп итеп тормышка ашыру планлаштырыла.

Моннан тыш, 2021 елның ноябрендә республикага “ГАЗель NEXT” базасында махсус автомобиль тапшырылды, бу түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өчен күчмә пунктларны оештыруны шактый гадиләштерә. Машиналар шулай ук республиканың ерак торак пунктларында юридик ярдәм күрсәткәндә файдаланылачак.

Рөстәм Илдус улы, үз чыгышын тәмамлап, билгеләнгән үзгәрешләр республикада түләүсез юридик ярдәм институты үсешенә яңа импульс бирәчәгенә ышаныч белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International