Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Юстиция министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Министрлык тарихы
Элемтә өчен мәгълүмат
Ведомство буйсынуындагы оешмалар
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет
Эшчәнлек
Дәүләт хезмәтләре
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Аналитик материаллар
Түләүсез юридик ярдәм
Хокукый белем бирү
Җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү
Җирле үзидарә
Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты
Гражданнарның җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар уздыру хокукларын гамәлгә ашыру
Товарлар китерүгә, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә заказлар урнаштыру турында мәгълүмат
Цифрлы трансформация
Ситуацион үзәк
Монополиягә каршы комплайнс
Файдалы мәгълүмат
Документлар
Планнар, программалар, проектлар
ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентлары
Министрлыкның эшчәнлеген регламентлаштырган документлар
Министрлык эшчәнлегенә кагылышлы документлар
Министрлыкның эчке документлары
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының исәпкә алу сәясәте
Татарстан Республикасы законнары җыентыгы
ТР дәүләт хакимияте башкарма органнары тарафыннан эшләнелә торган норматив хокукый актлар проектларын юридик-техник рәсмиләштерү буенча методик тәкъдимнәр
Норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза үткәрү буенча гамәли тәкъдимнәр
Министрлык тарафыннан әзерләнгән ТР норматив хокукый актлары проектлары
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эшчәнлеге турындагы мәгълүматны мәгълүматтан файдаланучы гарызнамәсе буенча аңа бирү тәртибе
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм бүтән карарларга шикаять белдерү тәртибе
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Контактлар
Яңалыкларны юллау
Сайтка ярдәм
Сәхифәләр
Гражданнар мөрәҗәгате
Министрлык җитәкчелегенең гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Законнар
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау турында хисаплар
Еш сорала торган сораулар
Интернет кабул итү бүлмәсе
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм бүтән карарларга шикаять белдерү тәртибе
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы
Дәүләт граждан хезмәте турында гамәлдәге законнардагы җитешсезлекләр юк ителәчәк
2008 елның 3 сентябре, чәршәмбе
РФ Хөкүмәте “Россия Федерациясенең дәүләт граждан хезмәте турында” Федераль Закон кабул итү белән бәйле Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проектын Дәүләт Думасына кертү турында карар кабул итте.
2005 елның 1 февраленнән “
“Россия Федерациясенең дәүләт граждан хезмәте турында” 2004 елның 27 июлендәге 79-ФЗ номерлы Федераль закон
көченә керде. Бер үк вакытта “Россия Федерациясенең дәүләт хезмәте нигезләре турында” 1995 елның 31 июлендәге 119-ФЗ номерлы Федераль закон, шулай ук аңа үзгәртмәләркертү хакындагы закон актлары көчен югалттылар.
Закон проектын эшләп чыгару кирәклеге дәүләт граждан хезмәтен Россия Федерациясенең дәүләт хезмәт системасында мөстәкыйль төр сыйфатында билгеләгән
“Россия Федерациясенең дәүләт хезмәте системасы турында” 2003 елның 27 маендагы 58-ФЗ номерлы Федераль Закон
нормалары белән бәйләнешле. Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр Граждан хезмәте турында законның 74 нче статьясына нигезләнеп кертелә.
Закон проектының төп максатлары:
-
дәүләт – хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салучы федераль закон актларын Дәүләт хезмәте турында законга һәм Дәүләт хезмәте системасы турында закон белән тәңгәлләштерү;
-
дәүләт граждан хезмәте турында федераль законнарда булган җитешсезлекләр һәм коллизияләрне юк итү;
-
Россия Федерациясенең дәүләт граждан хезмәтенең төгәл һәм каршылыксыз закон актларын булдыру;
-
Россия Федерациясенең дәүләт граждан хезмәте турында законнарның һәм Россия Федерациясе субъектларының дәүләт граждан хезмәте турында законнарның тигезлеген тәэмин итү.
Закон проекты өчен Дәүләт хезмәте системасы турындагы законның, граждан хезмәте хакындагы законның “дәүләт граждан хезмәте”, “граждан хезмәте вазыйфасы”, “дәүләт граждан хезмәткәре” төшенчәләренең билгеләмәләрен һәм дәүләт граждан хезмәте турында законнарның эш итү өлкәләрен үз эченә алган нигезләмәләре концептуаль булып тора. Күрсәтелгән федераль законнарны кабул иткәнче россия законнары граждан хезмәте белән бәйле терминологияне кулланмады, шул ук вакытта бер төркем закон актларында дәүләт хезмәте контекстында дәүләт хезмәте һәм дәүләт хезмәткәрләре турында сүз бара. Бу тиешле үзгәрешләр кертүне таләп итә.
Төрле дәүләт органнарындагы дәүләт хезмәте үзенчәлекләрен билгеләүче Дәүләт хезмәте системасы турында закон һәм Граждан хезмәте турында закон кабул итү белән, дәүләт хезмәткәрләренең кайсы төркемгә каравын һәм статусын билгеләгәндә хокукый төгәллек кертүне таләп иткән бер төркем Федераль законнар бар. Моннан тыш, кайбер закон актларында дәүләт хезмәткәрләренең аерым хокук һәм гарантияләре ныгытылган, шуңа күрә норматив нигезләмәләрне билгеле бер дәрәҗәдә коррекцияләү һәм әлеге хокук һәм гарантияләрнең дәүләт граждан хезмәткәрләренә таралуы кирәк.
Закон проекты дәүләт хезмәте турында гамәлдәге федераль законнарда булган җитешсезлек һәм каршылыкларны юк итүгә ярдәм итәчәк.
Әзерләнгән закон проекты 8 статьядан тора.
Закон проектының эчтәлеге төрле дәүләт органнарындагы дәүләт граждан хезмәтенең оештырылуы һәм эшләп килүенең җайланган системасы белән һәм аның яңа законнар тарафыннан тәртипкә салынуы белән алдан билгеләнгән.
Моннан чыгып, закон проектында түбәндәге төп төрләрдәге үзгәрешләр тәкъдим ителгән:
-
-закон актларыннан Граждан хезмәте турында Закон нормаларына каршы килә торган нигезләмәләрне төшереп калдыру;
-
-төрле дәүләт органнарындагы дәүләт граждан хезмәткәрләренең эшчәнлеген регламентлаштыручы нормаларны түбәндәге вариантларның берсе буенча яңадан карап чыгу:
-
а) дәүләт граждан хезмәте баш булган дәүләт органнарындагы дәүләт хезмәткәрләре статусын ныгыту;
-
б)дәүләт хезмәтенең башка төрләре баш булган дәүләт органнарындагы хезмәткәрләрнең аерым категорияләре өчен дәүләт граждан хезмәтенә күрсәтмә бирү;
-
в)дәүләт хезмәте гамәлгә ашырылган, ләкин закон белән билгеләнмәгән федераль дәүләт органнары хезмәткәрләре өчен дәүләт граждан хезмәтен дәүләт хезмәтенең төре буларак билгеләү;
-
-дәүләт граждан хезмәткәрләренә дәүләт хезмәткәрләре өчен закон актлары белән билгеләнгән аерым хокук һәм гарантияләр таралу;
-
-“Россия Федерациясенең дәүләт хезмәте нигезләре турында” 1995 елның 31 июлендәге 119-ФЗ номерлы Федераль Закон нигезендә билгеләнгән нигезләмә һәм нормаларны көчен югалткан дип тану;
-
-кирәк булган очракларда “дәүләт хезмәте”, “дәүләт хезмәткәре” һ.б. терминнарны “дәүләт граждан хезмәте”, “дәүләт граждан хезмәткәре” һ.б. терминнары белән алыштыру;
-
-лингвистик, терминологик һәм (яки) юридик-техник төзәтмә.
www.Legis.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре үз ветераннарын искә алды
9 Май алдыннан, шулай ук Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елын үткәрү буенча чаралар планын үтәү йөзеннән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре, күпьеллык традиция буенча, ведомствоның элеккеге җитәкчеләре, шул исәптән Бөек Ватан сугышында катнашучылар җирләнгән урыннарны тәртипкә китерделәр.
Мөлкәти булмаган характердагы таләпләрне үтәү буенча киңәшмә
Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә бурычлылар булып республика башкарма хакимият органнары, җирле үзидарә органнары, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр торган мөлкәти булмаган таләпләрне мониторинглау һәм суд карарларын үтәү буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.
Юриспруденция өлкәсендә республика премиясенә документлар тапшыру срогы тәмамланырга ике атна калды
Юриспруденция өлкәсендә Гавриил Романович Державин исемендәге премиягә республика конкурсына документлар кабул итү соңгы этабына якынлаша. Дәгъвачылар 2026 елның 23 маена кадәр гариза бирә ала. Бу хакта киңәшмә барышында юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик искәртеп узды.
7
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында җәмәгать судьяларының суд участокларын террорчылыктан яклау буенча семинар узды
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре өчен семинар-укыту узды. Семинар барышында суд участокларында куркынычсызлыкны оештыруга заманча алымнар каралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз