Мөлкәти булмаган характердагы таләпләрне үтәү буенча киңәшмә

2022 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов рәислегендә мөлкәти булмаган характердагы таләпләрне һәм Бурычлы затлар булып ачык хакимият органнары, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр торган суд карарларын үтәүне мониторинглау буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.

Чарада милек булмаган характердагы таләпләр белән бәйле реестрлар формаларын тутыру буенча хисап мәгълүматларын биръ өчен җаваплы затлар, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Хокук идарәсенең баш киңәшчесе – Филипп Дробов һәм суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча башкарма производстволар бүлеге суд приставы – Алинә Байбурина катнаштылар.

Динамикада реестрларны тутыру буенча доклад белән җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм контрольне гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүлеге башлыгы Гөлнара Касыймова чыгыш ясады. Тутырыла торган реестрлар буенча дөрес мәгълүмат бирү һәм куелган бурычларга җаваплы караш кирәклегенә игътибар юнәлтелде. Җирле үзидарә органнары һәм дәүләт хакимиятенең башкарма органнары белән хезмәттәшлекнең алга таба ысуллары билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International