Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы

2022 елның 7 июне, сишәмбе

Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында катнашты.

Утырышта Мөхәррәм Ибәтов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары проектлары буенча докладлар белән чыгыш ясады:

«Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2015-2024 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» дәүләт программасын раслау турында»  2014 елның 19 июлендәга 512 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында» программасын 2025 елга кадәр озайту.

«Татарстан Республикасында юстицияне үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасын раслау турында»  (гамәлгә ашыру срогы 2023-2027 еллар).

Тәкъдим ителгән карар проектлары Комитет тарафыннан хупланды.

Моннан тыш, министр урынбасары, җирле үзидарә органнары тарафыннан АХБТ ТР кодексының 3.8 статьясы буенча беркетмәләр төзү буенча тапшырылган вәкаләтләрне үтәү өлешендә, «Төнлә гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыкны саклау турында» 2010 елның 12 гыйнварындагы 3-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын хокук куллануга мониторинг һәм анализ ясау» контроль мәсьәләсе буенча фикер алышуда катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International