2013 елның 27 июнендә Казанда “Россия юристлары ассоциясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасыныңТатарстан төбәк бүлекчәсенең отчет-сайлау конференциясе уздырылды, ул төбәк бүлекчә Советы карары буенча чакырылды. Конференция эшендә Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең барлык җирле бүлекчәләре вәкилләре катнашты. Конференциянең көн тәртибенә төбәк бүлекчәсе рәисе М.М.Корманов отчеты һәм төбәк бүлекчәсенең финанс-хуҗалык эшчәнлеге турында төбәк бүлекчәсе ревизоры Л.М.Вәлиулова отчеты кертелгән иде.
Хисап чорына бүлекчә рәисе М.М.Кормановның нотыгын, шулай ук төбәк бүлекчәсенең үсеш перспективалары турындагы мәгълүматны тыңлап, конференция Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе эшен канәгатьләнерлек дип таныды. Конференция карары белән төбәк бүлекчәсенең финанс-хуҗалык эшчәнлеге турындагы отчет расланды.
Аннары конференциядә катнашучылар М.М.Корманов кандидатурасын төбәк бүлекчәсе рәисе вазыйфасына тәкъдим иттеләр. Конференция карары белән яңадан Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе рәисе итеп Татарстан Республикасы юстиция министры, юридик фәннәр докторы, профессор М.М. Корманов сайланды. Аның кандидатурасы өчен утырышта катнашкан Ассоциация әгъзаларының барысы да хуплап тавыш бирде.
Төбәк бүлекчәсе ревизоры итеп Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының юридик бүлеге әйдәүче киңәшчесе Л.М.Вәлиулова сайланды.
Төбәк бүлекчәсе Советының яңа составына Россия юристлары ассоциясенең 16 әгъзасы сайланды.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте