Административ штрафларны түләтү мәсьәләсе буенча эшлекле очрашу

2022 елның 15 июне, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Казан шәһәре административ комиссиясе хезмәткәрләре Елена Калашникова һәм Сания Фәсхетдинова белән 2020-2022 елларда комиссияләр тарафыннан салынган штрафларны түләтү турындагы хисап мәгълүматларын чагыштыру буенча эшлекле очрашу уздырылды.

Киңәшмә барышында штрафларны түләү дәрәҗәсенең түбән булу сәбәпләре, шул исәптән административ җәзаларны билгеләү турындагы карарларны мәҗбүри үтәүгә юнәлдерелгән мәгълүматлар саны буенча мәгълүматларның туры килмәве, шулай ук үзара бәйләнешне активлаштыру һәм штрафлар суммаларын арттыру буенча тәкъдимнәр турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International