Бүген министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов видео-конференц-элемтә режимында җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре өчен «Муниципаль норматив хокукый актлар проектларының җайга салу йогынтысын бәяләү» темасына укыту семинары үткәрде.
Чарада Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының дәүләт идарәсен камилләштерү бүлеге башлыгы урынбасары Александра Пономарева, «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге» дәүләт бюджет учреждениесенең дәүләт (муниципаль) хезмәтләренең һәм эшләренең төбәк исемлеген алып бару секторы мөдире Сергей Коршунов, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Майя Пашкова катнашты.
Семинарда норматив хокукый актларның җайга салу йогынтысын бәяләүне уздыру мәсьәләләре, аның нәтиҗәләрен гамәлгә ашыру, шулай ук 2022 елда Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары тарафыннан күрсәтелгән процедураны гамәлгә ашыруның практик мәсьәләләре каралды.