2022 елда юриспруденция өлкәсендә Г.Р. Державин исемендәге премиягә конкурс үткәрелә.
Конкурс шартлары буенча катнашучылардан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына карау өчен эшләр 2022 елның 23 маена кадәр тапшырыла.
Күрсәтелгән датага барлыгы 7 эш керде:
- И.Р. Бигишев, З.И. Хисамова, «Ясалма интеллект һәм җинаять кодексы»;
- М.В. Беляев: «Россия җинаять суд эшчәнлегендә суд карарлары: теория нигезләре, законнар һәм практика»;
- К.Б.Вәлиуллина: «Дөнья океаны. Халыкара-хокукый саклау һәм пычратудан яклау»;
- Ә.Г. Гатауллин, Д.Р. Зәйнетдинов «Россия Конституцияләре проектларында көчле хакимият идеясе (тарихи-хокукый очерклар)» һәм «Совет-Россия конституциянолизмы һәм татар дәүләтчелеге»;
- А.Р. Гыйльмуллин: «Россия дәүләте механизмында хокукый доктрина. Теория һәм практика»;
- Е.В. Демидова-Петрова: - «Хәзерге Россиядә балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелек: өйрәнү һәм кисәтү мәсьәләләре»;
- Е.В. Лунева «Аеруча саклана торган табигый территорияләрдә җир кишәрлекләренең хокукый режимы».
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы күрсәтелгән эшләр белән 2022 елның 24 июненә кадәр Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы бинасында (Казан шәһәре, Кремль ур., 16 йорт, 301 нче кабинет), элемтә өчен телефон 8 (843) 222-60-51 танышу мөмкинлеген оештыра.
Эшләр турында фикерне Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына тапшырырга яисә Alina.Sharafetdinova@tatar.ru электрон почта адресына җибәрергә мөмкин.
2022 елның 24 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы мәйданчыгында эшләр буенча фикер алышу мөмкинлеге тәэмин ителәчәк.