Арча муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләре башлыкларын видео аша кабул итү үткәрелде

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

Министрлыкның йомгаклау коллегиясе карарын үтәү йөзеннән авыл җирлекләре башлыкларын видео аша кабул итүләр уза.

Бүген министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә Арча муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләре башлыклары өчен видео аша кабул итү булды.

Чарада җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Майя Пашкова, шулай ук җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы урынбасары Илсөя Хисамова катнашты.

Министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов муниципалитетлар практикасында барлыкка килә торган актуаль мәсьәләләрне карады һәм аларга тулы җаваплар бирде. Майя Пашкова катнашучыларга  җирле үзидарә турындагы законнардагы иң мөһим үзгәрешләр турында сөйләде. Илсөя Хисамова Арча районы җирле үзидарә органнарының актларны муниципаль регистрга җибәрү, аларны законнарга туры китерү өлкәсендәге эше турында сөйләде.

Видео аша кабул итү ахырында авыл җирлекләре башлыкларына «Бердәм халык хакимияте системасында җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» гы яңа Федераль законны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International