2022 елның 28 июнендә Чаллы шәһәре административ комиссиясе мәйданчыгында Татарстан Республикасының Әгерҗе, Әлмәт, Зәй, Яңа Чишмә, Минзәлә һәм Тукай муниципаль районнары административ комиссияләренең җаваплы секретарьлары стажировкасы узды.
Чаллы шәһәре административ комиссиясе рәисе урынбасары Айзирә Хәмзина, Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Автозавод районы администрациясенең оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Айрат Хөснуллин белән берлектә, хокук бозуларны ачыклау һәм административ производство кузгату буенча практик күнекмәләр белән уртаклаштылар, административ беркетмәләр төзү тәртибе, административ материалларны карау үзенчәлекләре, административ комиссия карарларын үтәү буенча контрольне гамәлгә ашыру һәм җәза билгеләү турында сөйләделәр. Чаллы шәһәренең 2 нче суд приставлары бүлеге башлыгы урынбасары Илнара Юнысова административ штрафларны түләтүне оештыру турында сөйләде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы законнарындагы үзгәрешләр, профилактик чараларның роле, җирле үзидарә органнары тарафыннан Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен үтәү турында хисап белешмәләрен төзүнең дөреслеге турында җиткерелде.
Стажерлар Чаллы шәһәренең административ комиссиясе утырышында күзәтүчеләр сыйфатында катнаштылар. “Түгәрәк өстәл” режимында стажерларны кызыксындырган практик мәсьәләләр каралды.