Органнарның рәсми сайтларының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча бүлекләрен тулыландыру турында семинар

2022 елның 29 июне, чәршәмбе

Органнарның  “Интернет” челтәрендә рәсми сайтларының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча  бүлекләрен урнаштыру һәм тулыландыру турында Юстиция министрлыгының түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру һәм планлаштыру бүлеге башлыгы Илфат Мингалимов сөйләде.

“Законнар нигезендә дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең ачыклыгы һәм хәбәрдарлыгы коррупциягә каршы торуның төп принципларыннан берсе булып тора”, - дип хәбәр итте Илфат Мингалимов.

Бүлек башлыгы гавами хакимият органнары сайтларына мониторинг нәтиҗәләрен тәкъдим итте һәм ведомство һәм муниципаль коррупциягә каршы программаларга, “Коррупциягә каршы тору” бүлегенең аерым өлешләрен актуальләштерү эшендә җитешсезлекләргә җентекләп тукталды.

Семинар барышында Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе баш киңәшчесе А.В. Лохотской гавами хакимият органнарында коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен “Ышаныч телефоннары” эшен оештыру турында сөйләде, шулай ук органнарда коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашырганда массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара хезмәттәшлек итү кирәклеген билгеләп үтте.

Семинар катнаш форматта (турыдан-туры һәм видеоконференция режимында) республиканың барлык башкарма органнары һәм муниципаль берәмлекләренең җаваплы хезмәткәрләре катнашында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International