2022 елда Г.Р. Державин исемендәге Республика премиясен бирү буенча комитет утырышы

2022 елның 4 июле, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Гавриил Державин исемендәге Республика премиясе буенча комитет утырышы узды.

 Гавриил Романович Державин исемендәге Премия юристларга юриспруденция өлкәсендә фәнни тикшеренүләр өчен бирелә. Республика премиясен алу өчен 7 гариза керде.

Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин утырыш барышында «Юриспруденция» юнәлеше буенча башкарылган эшләр турында сөйләде, юридик өлкәдәге эшләр ике критерий буенча бәяләнүен билгеләп үтте: фәнни яңалык һәм юриспруденция өлкәсендә фәнни эшнең гамәли әһәмияте.

Республика премиясе лауреатлары өчен тавыш бирү яшерен рәвештә уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International