Бүген юстиция министрының беренче урынбасары Бурятия Республикасында җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү идарәсе вәкилләре белән видеоконференцэлемтә форматында киңәшмә уздырды.
Очрашу барышында яклар “Түләүсез юридик ярдәм” мәгълүмат системасында эшләү, шулай ук адвокатларга түләүсез юридик ярдәм алу хокукын раслаучы документлар бирү тәртибе турында фикер алыштылар.
Айнур Галимов вәкаләтле орган тарафыннан Татарстан Республикасы адвокатлары хезмәтенә түләү тәртибе турында сөйләде.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасы “Хокукый белем бирүнең бердәм дәүләт порталы”ның төбәк сегментын сынау буенча экспериментта катнаша.