Яшьләр хөкүмәтенең яңа составына гаризалар кабул итү дәвам итә

2022 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

Яшьләр хөкүмәтенең яңа составына гаризалар кабул итү дәвам итә

 2022 елның 27 июнендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Яшьләр хөкүмәтенең яңа составын формалаштыру конкурсы старт алды.

Татарстанның Яшьләр хөкүмәте - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы яшьләр иҗтимагый советы.

Яшьләр хөкүмәтенең яңа составы икътисадның төрле тармакларында яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру, яшьләргә ярдәм чаралары турында мәгълүмат җиткерүне арттыру максатыннан төзелә. Билгеләнгән яшьләр киңәшчеләре Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л.Р. Фазлыева җитәкчелегендә профильле ведомстволарның министр урынбасарлары белән бергә Татарстан яшьләре өчен тармак чараларына анализ ясаячаклар, шулай ук сайлап алынган юнәлеш буенча проектны эшләячәкләр һәм аны Министрлык белән бергә тормышка ашырачаклар. Яшьләр хөкүмәте әгъзалары өчен укыту, Россия төбәкләре һәм дөньяның башка илләре белән алмашу стажировкалары каралган.

Гаризалар Татарстан Республикасы территориясендә даими яшәүче 20 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр оешмалары/берләшмәләре җитәкчеләреннән һәм әгъзаларыннан һәм үз-үзләрен тәкъдим итүчеләрдән кабул ителә.

Теркәлү 2022 елның 27 июленә кадәр Яшьләр хөкүмәте  https://molpravrt.ru/ сайтында ачык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International