Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру эшенә йомгак ясау

2022 елның 12 августы, җомга

Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә җирле үзидарә органнары тарафыннан 2022 елның 1 яртыеллыгындагы эш йомгаклары буенча тапшырылган Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.

Чарада муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының административ комиссияләре эшчәнлеген оештыру өчен җаваплы муниципаль берәмлекләр вәкилләре, административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә вәкаләтле вазыйфаи затлар, шулай ук муниципаль районга керүче авыл җирлекләреннән Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару өчен кирәкле мәгълүмат җыю өчен җаваплы затлар катнашты.

Киңәшмә барышында җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Ралия Гарифуллина җирле үзидарә органнары тарафыннан муниципаль регистр алып бару өчен кирәкле мәгълүмат җыю буенча дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру буенча нәтиҗәләр чыгарды.

Административ комиссияләр һәм вәкаләтле вазыйфаи затлар эшчәнлеге нәтиҗәләре турында Министрлыкның җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм тикшереп тору мәсьәләләре бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Екатерина Никитина сөйләде.

Мәҗбүри тәртиптә штрафларны түләттерү турында мәгълүмат белән Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең башкарма җитештерүне оештыру бүлеге башлыгы Альберт Ибәтуллин чыгыш ясады.

Штрафларны түләттерү буенча күрсәткечләр турында фикер алышканда Казан шәһәре, Чаллы шәһәре, Әлмәт һәм Лениногорск районнарының административ комиссияләре вәкилләре тыңланды.

Ахырда киңәшмәдә катнашучылар алдында Мөхәррәм Ибәтов административ штрафлар һәм муниципаль регистрны тулыландыру буенча бурычларны киметү максатыннан нәтиҗәле эш оештыру буенча бурычлар куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International