Рөстәм Заһидуллин Татарстан Республикасы район (шәһәр) судлары рәисләренең 2022 елның беренче яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре буенча Менделеевскида узган киңәшмәдә катнашты.
Киңәшмә барышында катнашучылар юстиция министрының Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итүнең гомуми мәсьәләләре турындагы докладын тыңладылар.
Министр чыгышыннан:
2022 елда суд участоклары биналарында капиталь һәм агымдагы ремонт турында
Республикада җәмәгать судьяларының лаеклы эшчәнлеген тәэмин итүгә аерым игътибар бирелә. 2022 елда суд участокларының 3 бинасында капиталь ремонт эшләрен тәмамлау планлаштырыла. 7 аерым бинада агымдагы ремонтны 6,2 млн. сумга башкару планлаштырыла.
2022 елда җәмәгать судьяларын цифрлаштыру турында
Агымдагы елның сентябрендә Министрлык тарафыннан җәмәгать судьяларына гаризаларны электрон рәвештә республика җәмәгать судьялары порталы аша кабул итү мөмкинлеген тәэмин итүче сервисны эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Шуңа бәйле рәвештә суд эш башкару буенча инструкция бүлеге проекты эшләнде, ул суд участокларында электрон архив формалаштыруны күздә тота.
“Проект Татарстан Республикасы Судьялары советы җәмәгать юстициясе эшчәнлеген координацияләү буенча эшче төркем утырышында хупланды. Хәзерге вакытта аны республика судьялар Советы утырышында карау көтелә”, - дип хәбәр итте министр.
Моннан тыш, Россия Суд приставлары федераль хезмәте белән электрон бәйләнешне оештыру буенча эшләр тәмамланып килә. Җәмәгать судьяларының суд участокларында электрон чиратны ТР Дәүләт хезмәтләре Порталы аша кертү планлаштырыла.