2022 елның 19 августында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында түбәндәге вазыйфалар буенча кадрлар резервына кертүгә конкурс игълан ителә:
Вазыйфалар турында тулырак мәгълүмат “Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар составы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмат системасы” федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында урнаштырылган.
Конкурста катнашу өчен гаризалар, кирәкле документлар белән бергә, конкурс комиссиясе секретарена 2022 елның 8 сентябренә кадәр түбәндәге адрес буенча тапшырыла: Казан шәһәре, Кремль ур., 16 йорт, 109 каб., тел. 222-60-32, 222-60-27.
Конкурс комиссиясе утырышы 2022 елның 26 сентябрендә (якынча) узачак.
Конкурс үткәрү вакытында конкурс комиссиясе кандидатларны “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә (кадрлар резервына кертүгә) конкурс уздыру турындагы нигезләмәне раслау хакында” Татарстан Республикасы юстиция министрының 2020 елның 26 декабрендәге 157од номерлы боерыгы белән расланган Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә (кадрлар резервына кертүгә) конкурс уздыру турындагы нигезләмәдә каралган тест һәм индивидуаль әңгәмә нәтиҗәләре нигезендә бәяли (https://minjust.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_230921.pdf.).
Кандидат тестка әзерләнү өчен “Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар составы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмат системасы” федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында https://gossluzhba.gov.ru/self-assessment үз һөнәри дәрәҗәсен мөстәкыйль бәяләү өчен конкурс кысаларыннан тыш беренчел тест узарга мөмкин.