Коррупциягә каршы бәйсез экспертиза республика конкурсы турында матбугат конференциясе

2022 елның 24 августы, чәршәмбе

Юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов “Татмедиа”да норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза буенча республика конкурсына багышланган матбугат конференциясендә чыгыш ясады. 

Коррупциягә каршы бәйсез экспертиза - норматив хокукый актлардан коррупция күренешләре мөмкинлеген тудыручы нигезләмәләрне төшереп калдыру юлы белән гражданнар һәм оешмаларның хокукларын саклауны тәэмин итү механизмы.

Конкурста республикада яшәүче, салымнар, җыемнар һ.б. түләүләр буенча бурычлары булмаган, шулай ук РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсендә аккредитация узган физик затлар катнаша ала.

Конкурс экспертларның бәяләмәләрендә норматив хокукый актта яисә норматив хокукый акт проектында коррупциоген билгеләр ачыклануны чагылдыручы кисәтүләр булырга тиеш. 

Конкурста җиңүчеләр 70-100 мең сум күләмендә акчалата призлар алалар.

Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү 9 декабрьдә, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан, Татарстан Республикасы Президенты Аппаратында уза.

Министрның беренче урынбасары чыгышы турында тулырак мәгълүмат  https://www.youtube.com/watch?v=IeBTLtQ0WUw сылтамасы буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International