Юстиция министры һәм юстиция министрының беренче урынбасары “Берләшмә” форумында катнаштылар

2022 елның 24 августы, чәршәмбе

24-25 августта Казанда РФ Иҗтимагый палатасының “Берләшмә” форумы старт алды, анда юстиция министры Рөстәм Заһидуллин һәм юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов катнаштылар. Форум федераль дәрәҗәдәге актуаль социаль проблемалар буенча фикер алышу өчен төбәк мәйданчыгы булып тора.

 “Түләүсез юридик ярдәм. Донбасс һәм Россия халкы өчен керү мөмкинлеге” темасына доклад белән Айнур Галимов чыгыш ясады. Үз чыгышында ул, Украина, ДНР һәм ЛНР территорияләреннән китәргә мәҗбүр булган затларга юридик ярдәм күрсәтү максатларында, 2022 елның 4 мартында ведомствоара консультация төркеме оештырылуын билгеләп үтте. Башта кабул итүләр көн саен үткәрелсә, хәзерге вакытта кирәк булган саен үткәрелә.

Моннан тыш, беренче урынбасары ассызыклаганча, Татарстан Республикасы, гадәттәгечә, цифрлы карарларны гамәлгә кертү буенча лидер булып тора. Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү институты да искәрмә түгел. 2019 елда “Түләүсез юридик ярдәм” мәгълүмат системасы эшли башлады. Система - ул гражданның ташламалы категориягә керүен онлайн-режимда тикшерергә мөмкинлек бирә торган мәгълүмати киңлек. Шулай итеп, ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәндә гражданинның үз статусын раслау һәм өстәмә документлар бирү зарурлыгы юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International