Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының Экспертлар советы утырышы

2022 елның 26 августы, җомга

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И. Заһидуллин рәислегендә Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының Экспертлар советы утырышы узды, анда түбәндәге Татарстан Республикасы законнары проектлары каралды һәм хупланды:

“Татарстан Республикасында хайваннар белән эш итү өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында” Татарстан Республикасы Законының 4 статьясына үзгәрешләр кертү хакында”;

 “Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында” Татарстан Республикасы Законының 9 статьясына үзгәрешләр кертү хакында”;

“2023 елга Татарстан Республикасы хезмәт базарының төбәк үзенчәлекләрен чагылдыра торган коэффициентны билгеләү турында”;

“Татарстан Республикасында халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм күрсәтү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру турында” Татарстан Республикасы Законының 2.1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында”;

“2023 елга Татарстан Республикасында мәктәпкәчә белем бирү буенча белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы муниципаль мәгариф оешмаларында һәркем өчен мөмкин булган һәм түләүсез мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, төп гомуми, урта (тулы) гомуми белем, шулай ук өстәмә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында”;

“2023 елга Татарстан Республикасында гомуми белем бирү оешмаларында һәм һөнәри белем бирү оешмаларында һәркем өчен мөмкин булган һәм түләүсез башлангыч гомуми, төп гомуми, урта гомуми белем, шулай ук өстәмә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында”;

“Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертү хакында”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International