Бүген республика муниципаль районнарының авыл җирлекләре башлыклары өчен чираттагы видеоэлемтә булды. Чара министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә узды.
Чарада Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, Зәй муниципаль районы Советының юридик бүлеге башлыгы Владимир Кудряшов, Зәй муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук министрлык бүлекләре башлыклары катнашты.
Җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Майя Пашкова катнашучыларга җирле үзидарә турындагы законнардагы иң мөһим үзгәрешләр турында сөйләде.
Җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Ралия Гарифуллина актларны муниципаль регистрга җибәрү һәм аларны законнарга туры китерү өлешендә Зәй районы җирле үзидарә органнарының эше турында сөйләде. Җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм контрольне гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүлеге башлыгы Гөлнара Касыймова административ җаваплылыкка тарту турында беркетмәләр төзү буенча тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру мәсьәләсенә кагылды.