Бүген юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының эшче төркеме утырышын уздырды.
Эшче төркем утырышында түбәндәге Татарстан Республикасы закон проектлары буенча фикер алыштылар:
1) “Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнарына граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләрен бирү турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” (эшләүчесе - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Граждан хәле актларын теркәү идарәсе)
2) “Татарстан Республикасы дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турында мәгълүматтан файдалану мөмкинлеген тәэмин итү хакында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” (эшләүчесе – Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы)
3) “Татарстан Республикасы мөлкәтен исәпкә алу тәртибе турында” (эшләүчесе – Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы)
Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты эшче төркеме утырышында фикер алышу йомгаклары буенча “Татарстан Республикасы дәүләт органнары һәм Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турында мәгълүматтан файдалану мөмкинлеген тәэмин итү хакында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” һәм “Татарстан Республикасы мөлкәтен исәпкә алу тәртибе турында” Татарстан Республикасы законнары проектлары эшләп бетерү өчен кире кайтарылды.