Юстиция министрлыгы республика халкы өчен түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чараларын оештыра, шул исәптән мондый чаралар Татарстан районнарында да үткәрелә.
Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре, федераль һәм республика хакимият органнары, прокуратура органнары, нотариуслар һәм адвокатлар белән берлектә, һәркем өчен мөмкин булган, квалификацияле, түләүсез хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан, Алабуга районында яшәүчеләр өчен юридик консультация үткәрделәр.
Белгечләр Алабуга халкының пенсия, хезмәт, салым законнары буенча сорауларына җавап бирделәр. Алабугада яшәүче бер ханым адвокатка баланың фамилиясен һәлак булган әтисенең фамилиясенә алыштыру мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итә. Кабул итү барышында проблеманы хәл итүнең мөмкин булган вариантлары тикшерелде. Аерым алганда, алга таба судка тапшыру өчен аталыкны билгеләү турында дәгъва гаризасы төзелде.
Кабул итү барышында барлыгы 20 гә якын мөрәҗәгать керде, шулар буенча кешеләргә конкрет җаваплар бирелде.