Татарстанда 190 җәмәгать судьясы гадел хөкем эшен гамәлгә ашыра. Алар елына 611 мең эшне карый. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы җәмәгать судьялары эшчәнлегенә гражданнарның судлар белән хезмәттәшлеген гадиләштерү өчен заманча технологик карарлар кертә.
Суд участокларында инде гамәлгә кертелгән: суд утырышларын аудиоберкетмәләштерү, хатларның электрон җибәрү, ВКЭ буенча полиция һәм ЮХИДИ бүлекләре белән эшләрне карау, якларның СМС-хәбәрләре.
2022 елның 1 октябреннән процесста катнашучылар дәгъва гаризаларын республика җәмәгать судьялары порталы аша электрон формада тапшыра алачаклар.
Суд эшендә катнашучылар өчен бу уңайлылык, вакыт һәм финанс чыгымнарын киметү дигән сүз.