Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 2022 елда җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү буенча эше турында

2022 елның 5 октябре, чәршәмбе

Бүген юстиция министры Рөстәм Заһидуллин рәислегендә “2022 елда җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эше турында” коллегия утырышы узды.

Утырыш башланыр алдыннан кунаклар һәм коллегиядә катнашучылар Вахитов районы җәмәгать судьяларының яңартылган суд участоклары бинасында булдылар.

Кунаклар юстиция министры Рөстәм Заһидуллин белән бергә яңартылган суд утырышлары залларын, судьялар кабинетларын, архив һәм башка бүлмәләрне карап чыктылар, суд хезмәткәрләре һәм судка мөрәҗәгать итүче гражданнар өчен тудырылган шартларның сыйфатын билгеләп үттеләр.

“Капремонттан соң сезнең суд хакимияте өчен лаеклы эш шартлары булуына мин бик шат. Судның конфликтлы урын булуына карамастан, кешеләр чыгарылган карарлардан канәгать калсыннар, сезнең карарларыгыз законлы һәм нигезле генә түгел, ә гадел булсын”, - дип теләде җәмәгать суды хезмәткәрләренә Югары суд рәисе Илгиз Гыйләҗев.

Коллегия утырышында төп доклад белән юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул 2022 елда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары эшчәнлеген матди-техник, мәгълүмати һәм оештыру ягыннан тәэмин итү эше дәвам итүен билгеләп үтте.

Татарстан Республикасы Президенты Указы белән игълан ителгән цифрлаштыру елы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында республиканың Юстиция министрлыгы тарафыннан җәмәгать судьялары эшчәнлегенә заманча технологияләр кертелә. 2022 елның 1 октябреннән процесста катнашучылар дәгъва гаризаларын һәм каршы килүләрен республика җәмәгать судьялары порталы аша электрон формада тапшыра алалар.

Надежда Рагозина “Электрон чират” сервисы эшенә аерым тукталды, ул эш материаллары белән танышуга, суд актын алуга, архивтан документлар алуга һәм башкаларга язылырга мөмкинлек бирә.

“Бу функция шулай ук суд участокларына килгән гражданнарның уңайлылыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән, коридорларда озак торудан арындыра һәм бирегә килү санын киметергә мөмкинлек бирә”, - дип өстәде министр урынбасары.

Чара ахырында Рөстәм Заһидуллин һәм Илгиз Гыйләҗев аерым уңышларга ирешкән хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International