Бүген юстиция министры Рөстәм Заһидуллин рәислегендә Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының экспертлар советы утырышы узды.
Экспертлар советы тарафыннан түбәндәге Татарстан Республикасы закон проектлары каралды:
- «Татарстан Республикасы дәүләт мөлкәте турында һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларының (закон актлары нигезләмәләренең) үз көчләрен югалтуын тану хакында» Татарстан Республикасы законы;
- «Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнарына граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләрен бирү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында»;
- «Мәгариф турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында»;
- «Оешмалар мөлкәтенә салым турында» Татарстан Республикасы Законының 3 һәм 5 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында».
Фикер алышу йомгаклары буенча «Мәгариф турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» закон проекты хупланды һәм Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты каравына кертелде.