Коммерциячел булмаган оешмалар өчен дәүләт хезмәте

2022 елның 11 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коммерциячел булмаган оешмаларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүдә ярдәм итү буенча иҗтимагый файдалы хезмәтләрнең сыйфатының билгеләнгән критерийларга туры килү-килмәве турында бәяләмәләр бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтә.

Күрсәтелгән бәяләмә Татарстан Республикасында яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча хезмәтләр күрсәтүче коммерциячел булмаган оешмалар өчен “коммерциячел булмаган оешма – иҗтимагый файдалы хезмәтләр күрсәтүче башкаручы” хокукый статусын алу өчен кирәк.

Кирәкле документлар пакеты белән булган гариза түбәндәге берәр ысул белән бирелергә мөмкин:

1. Республика дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша;

2. Башкарма хакимиятнең вәкаләтле органы аша.

Хезмәт күрсәтү вакыты - Министрлыкта гариза теркәлүдән соң 30 эш көне.

Хезмәт күрсәтү һәм гариза бирү турында тулырак Татарстан Республикасы дәүләт порталында белергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International