Кайбыч муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләре башлыкларын видеокабул итү үткәрелде

2022 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

Министрлыкта республика муниципаль районнарының авыл җирлекләре башлыклары өчен чираттагы видеокабул итү үткәрелде.

Чара министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә узды.

 Чарада Кайбыч муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова, Кайбыч муниципаль районы Советының оештыру бүлеге юристы Зилә Сөнгатуллина, Кайбыч муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук министрлык бүлекләре башлыклары катнашты.

Җирле үзидарә органнарына хокукый консультация-методик ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Майя Пашкова катнашучыларга җирле үзидарә турындагы законнардагы иң мөһим үзгәрешләр турында сөйләде.

Җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Ралия Гарифуллина Кайбыч районы җирле үзидарә органнарының актларны муниципаль регистрга җибәрү һәм аларны законнарга туры китерү өлешендә башкарган эшләре турында сөйләде.

Территориаль оештыру һәм җирле үзидарә өлкәсендә контрольне гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүлеге башлыгы Гөлнара Касыймова административ җаваплылыкка тарту турында беркетмәләр төзү буенча тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен тормышка ашыру, шулай ук мөлкәти булмаган характердагы таләпләр буенча суд карарларын үтәү мәсьәләләренә кагылды.

2021 елдан башлап республиканың 497 авыл җирлекләре башлыклары 26 тапкыр видеокабул ителделәр, шул исәптән агымдагы елда 18 кабул итү булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International