Җирле үзидарә органнары белән киңәшмә

2022 елның 31 октябре, дүшәмбе

 Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов “Актларны муниципаль регистрга җибәрү буенча дәүләт вәкаләтләрен үтәү буенча 2022 елның 9 аенда җирле үзидарә органнарының эш йомгаклары, шулай ук “Кодекс” АМСсын норма иҗат итүдә куллану турында” темасына җирле үзидарә органнары белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә үткәрде.

Чарада Татарстан Республикасы прокуратурасының федераль законнар үтәлешенә күзәтчелек итү идарәсе норматив хокукый актларының законлылыгына күзәтчелек бүлеге башлыгы Анна Зорькина катнашты.

Җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Ралия Гарифуллина җирле үзидарә органнарының Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару өчен кирәкле мәгълүмат җыю буенча дәүләт вәкаләтләрен үтәү, шулай ук агымдагы елның 9 аенда “Кодекс” АМС нан файдалану буенча башкарган эшләренә йомгак ясады.

Кире элемтә режимында Бөгелмә, Алабуга, Лаеш, Әгерҗе һәм Менделеевск муниципаль берәмлекләре вәкилләренең хисаплары тыңланды.

Чара йомгаклары буенча җаваплы затларга “Кодекс”мәгълүмат системасын нормалар иҗат итүдә куллану һәм дәүләт вәкаләтләрен үтәгәндә хаталарны булдырмау мәсьәләләре буенча киңәшләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International