Бүген Юстиция министрлыгында юстиция министры Рөстәм Заһидуллин рәислегендә Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының Экспертлар советы утырышы узды, анда Татарстан Республикасы законнарының түбәндәге проектлары каралды һәм хупланды:
1) «Әлки муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» (Әзерләүчесе - Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы);
2) «Татарстан Республикасында граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу өчен җирле үзидарә органнарына вәкаләтләр бирү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» (Әзерләүчесе - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе);
3) «Татарстан Республикасында гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек алып бару өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында» (Әзерләүчесе – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы);
4) «Татарстан Республикасы территориясендә аттракционнарның техник торышы һәм эксплуатациясе өлкәсендә региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру турында» (Әзерләүчесе – Татарстан Республикасының үзйөрешле машиналарының һәм техниканың башка төрләренең техник торышына күзәтчелек идарәсе);
5) «Татарстан Республикасы дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турында мәгълүматтан файдалануны тәэмин итү хакында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында» (Әзерләүчесе – Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең цифрлы үсеш, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы);
6) «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законының 8 статьясына үзгәреш кертү хакында» (Әзерләүчесе - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы).