Законнардагы яңалык

2022 елның 9 ноябре, чәршәмбе

2022 елның 12 ноябрендә “Балигъ булмаганнарга аерым товарлар сатуны чикләүне билгеләү өлешендә Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 2022 елның 2 ноябрендәге 80-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы үз көченә керә.

 “Татарстан Республикасында балаларның сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә зыян китерүне кисәтү чаралары турында” 2010 елның 14 октябрендәге 71-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертелде. Кертелгән үзгәрешләр нәтиҗәсендә балигъ булмаганнарга алкогольсез тоник эчемлекләрне ваклап сату тыела. Балигъ булмаганнарны алкогольсез тоник эчемлекләр куллануга җәлеп итү яки аларга мондый эчемлекләрне сатып алып биреп, аларны эчәргә тәкъдим итү яки аларны куллануны таләп итү тыела. Гражданнарның шәхси һәм көнкүреш ихтыяҗлары өчен сыекландырылган углеводород газы булган товарларны балигъ булмаган балаларга ваклап сату рөхсәт ителми. Балигъ булмаганнарга сыекландырылган углеводород газын суларга тәкъдим итү яки аны куллануларын таләп итү тыела.

Алкогольсез тоник эчемлекләр - Россия Федерациясенең Милли стандарты ГОСТ Р 52844-2007 билгеләгән таләпләргә туры килә торган эчемлекләр дип билгеләнгән.

80-ТРЗ номерлы закон белән Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексы 2.19 (“балигъ булмаганнарга алкогольсез тоник эчемлекләр сатуны, шулай ук куллануга җәлеп итүне тыю”) һәм 2.20 (балаларга “гражданнарның шәхси һәм көнкүреш ихтыяҗлары өчен сыекландырылган углеводород газы булган товарлар” сатуны чикләү) статьялар белән тулыландырыла. Әлеге тыюларны бозган өчен гражданнарга - 3 меңнән 5 мең сумга кадәр, вазифаи затларга - 30 меңнән 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 100 меңнән 150 мең сумга кадәр штраф яный.

80-ТРЗ номерлы Закон Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында 2022 елның 2 ноябрендә бастырып чыгарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International