Рөстәм Заһидуллин «Бердәм Россия» фракциясе утырышында Татарстан Республикасында түләүсез юридик ярдәм оештыру турында сөйләде

2022 елның 18 ноябре, җомга

 Бүген ТР Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе утырышы узды, анда Татарстан Республикасында түләүсез юридик ярдәм оештыру турындагы доклад белән юстиция министры Рөстәм Заһидуллин чыгыш ясады. Утырышны фракция җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.

 Министр үз докладында билгеләп үткәнчә, республикада түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча дәүләтнеке булган һәм дәүләтнеке булмаган ике система булдырылган.

 Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү дәүләт системасының төп катнашучылары -адвокатлар, алар бу эшкә ел саен Юстиция министрлыгы белән Адвокатлар палатасы арасында төзелгән килешү нигезендә җәлеп ителә. Бүген дәүләт системасында 149 адвокат катнаша һәм республиканың бөтен территориясен диярлек колачлый. 2022 елның 9 аенда алар телдән 109 һәм язмача 35 консультация бирделәр.

Республика халкы 2017 елдан башлап Татарстан интерактив картасында түләүсез юридик ярдәм алу өчен иң уңайлы адресны онлайн режимда таба ала. Анда түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең барлык нокталары күрсәтелгән, кем һәм нинди вакытта консультация бирәчәге турында мәгълүмат бирелгән.

Рөстәм Заһидуллин мобилизацияләнгән гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүче мобиль мәгълүмат-консультация төркеме эше турында сөйләде. Еш кына хәрби хезмәткәрләр генераль ышанычнамәне рәсмиләштерү, кредит каникуллары, башкарма производстволарны туктату, өлешчә мобилизациядән кичектерү һәм броньлар, мобилизацияләнгән затлар һәм аларның гаилә әгъзаларына ташламалар алу буенча мөрәҗәгать иткән. Барлыгы 1684 нотариаль документ бирелгән.

 Моннан тыш, министр хәбәр иткәнчә, 2021 елның ноябрендә Татарстан Республикасына «ГАЗель NEXT» базасында махсус автомобиль бүлеп бирелгән. Махсус машина түләүсез юридик ярдәм күрсәтү пунктларын оештыру өчен билгеләнгән. 2022 ел башыннан алып 40 тапкыр урыннарга чыгу башкарылган, 206 граждан 257 мәсьәлә буенча хокукый ярдәм алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International