Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының Экспертлар советы утырышы

2022 елның 25 ноябре, җомга

2022 елның 25 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов рәислегендә Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының Экспертлар советы утырышы узды.

Фикер алышу йомгаклары буенча утырышта «Муниципаль вазыйфаларны, контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфаларын биләүгә дәгъва кылучы гражданнар һәм муниципаль вазыйфаларны, контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфаларын биләүче затлар тарафыннан тапшырылган белешмәләрнең дөреслеген һәм тулылыгын тикшерү турында» Татарстан Республикасы Законының 7 һәм 8 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты хупланды.

«Татарстан Республикасы дәүләт мөлкәтен исәпкә алу,Ттатарстан Республикасы дәүләт мөлкәте белән идарә итү һәм эш итү өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» Татарстан Республикасы законы проекты, аңа килгән кисәтүләрне исәпкә алып, эшләп бетерүгә бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International