Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты укулары узды.
Укытуның максаты- статистик хисап төзегәндә җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләренең һөнәри компетенцияләрен арттыру, шулай ук башкарма документлар белән электрон рәвештә эшләү.
Укуны ачуда сәламләү сүзе белән юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина чыгыш ясады.
Укыту лекцияләре белән Татарстан Республикасы Суд приставлары федераль хезмәте баш идарәсенең мәгълүматлаштыру һәм мәгълүмати куркынычсызлык бүлеге башлыгы С.Х. Заһидуллин, шулай ук Суд департаменты идарәсенең судлар эшчәнлеген оештыру-хокукый, мәгълүмати һәм статистик тәэмин итү бүлегенең баш белгече һәм консультанты И.И. Тимерханова һәм Г.И. Шакирова чыгыш ясадылар.